16 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Хезмәт базары яшәрә: компанияләрнең 12 проценты 14 яшьтән эшкә алырга әзер
Бүгенге яшьләр элеккеге яшьтәшләреннән алданрак, тизрәк акча эшләү ягын каера. Бу үсмерләрне эшкә урнаштыру өлкәсендәге законнарның камилләшүенә, эш рәвеше һәм графигының төрлеләнүенә бәйле.
-
Яңалыклар
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләргә бушлай Wi-Fi нокталары турында искә төшерделәр
Республика территориясендә җәмәгать урыннарында 2200 ноктадан артыграк Wi-Fi ноктасы эшли.
-
Яңалыклар
Андрей Кондратьев: “Безнең бурыч үзгәрешсез кала”
Президент Владимир Путин 20 сентябрьдә яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны үткәрү турында указга кул куйды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «КОС-Синтез» ватерпол клубы уенчылары белән очрашты
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «КОС-Синтез» ватерпол клубы уенчылары һәм тренерлары белән тантаналы очрашуы узды. Республика җитәкчесе командага сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
-
Яңалыклар
«Ак Барс» яңа сезонны үз бозында башлый
Казан командасы 5 сентябрьдә – «Сибирь», 7 сендә – «Адмирал», ә 9 ында «Трактор»га каршы уйный. Аңа кадәр исә Әнвәр Гатиятуллин әзерлек матчларында һәм сезон алдыннан уздырыла торган турнирларда чыгыш ясаячак.
-
Яңалыклар
«Россия – АСЕАН» саммиты вакытында кече үлчәмле суднолардан файдалану тыелаганын искәрттеләр
Казан халкына АСЕАН саммиты барган вакытта кече үлчәмле суднолардан файдаланырга ярамавы турында искәрттеләр.
-
Яңалыклар
4 көнлек эш атнасына күчү ихтималын аңлаттылар
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, Россия билгеле бер вакыттан соң 4 көнлек эш атнасына күчәргә мөмкин. Ләкин бу күчеш акрынлап кына һәм дәүләт тарафыннан катгый төстә җайга салмыйча гына хәл ителергә тиеш.
-
Яңалыклар
«Казан мәчеләре», татарча зумба, саф һавада кино: «Җанлы бистә»дә җәйге чаралар башлана
Казанның Иске Татар бистәсендә «Җанлы бистә» мәдәни программасы башланып китә. 17 июньнән 29 июньгә кадәр Каюм Насыйри урамы, 26 адресы буенча урнашкан җәйге сәхнәдә башкала халкына һәм кунакларга кино, бию остаханәләре, балалар өчен күңел ачу чаралары тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Төзелеш куыгына акча юк
-
Рәшит Фәтхрахманов
Килешүгә ирешү җиңел, саклау авыр
Глобаль сәясәт – АКШ белән Иран килешүе йогынтысында. Дөнья икътисадының төп артерияләренең берсендә хәрәкәт башлану кара алтын һәм башка күп кенә стратегик әһәмияткә ия товарларның арзанаюына китереп, финанс кризисын артка чигерер, дип көтелә.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасына сайлау 20 сентябрьдә узачак
Россия Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны 20 сентябрьдә үткәрү турында Указга кул куйган. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Республика предприятиеләре өчен хәрби чорда эшләү кагыйдәләрен расларга мөмкиннәр
Татарстан предприятиеләре өчен сугыш чорында эшләү кагыйдәләрен расларга мөмкиннәр. Хәзерге вакытта Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».
-
Марат Кәбиров
Әйдә инде, авылдаш
Ике шешә аракы алырга дип, кибеткә чыккан идем. Аракы сүзен ишеткәч, үзен зыялыга санаучылар тиргәшергә дә мөмкин инде.
-
Яңалыклар
Татарстанның 120 педагогы Казанда ясалма фәһем буенча курслар уза
Казанда республика көллиятләре педагогларын укыта башладылар. Алар предприятиеләрнең бурычларын хәл итү өчен тармак ясалма фәһем-агентлары – цифрлы ярдәмчеләр булдыру буенча түгәрәкләр алып бару методикасын үзләштерәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгына сылтама белән.